ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Корпоратив университеты платформасында «Вожатский огонь-2020» («Әйдаман уты – 2020») республика әйдаманнар әзерләү мәктәбендә катнашучылар өчен дистанцион укыту башланды. Укулар 23 марттан 13 апрельгә кадәр узачак.
Әйдаманнарны һөнәри әзерләү мәктәбе үз эшен 14 мартта башлады. Укуларны «Җәй» республика үзәге һәм «Ял»шәһәр үзәге оештырды. Дәресләрне онлайн-форматка күчерү турында карар коронавирус инфекциясе таралу куркынычы арту белән бәйле рәвештә кабул ителде.