Үз-үзеңне изоляцияләү режимы: Татарстанда яшьләр үзәкләре һәм яшүсмерләр клублары ябыла

2020 елның 27 марты, җомга

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы яшьләр сәясәте учреждениеләренә-яшьләр үзәкләренә һәм яшүсмерләр клубларына-эшчәнлекне вакытлыча туктатып торырга тәкъдим итә. Бу чаралар коронавирус инфекциясенең тиз таралуына юл куймас өчен кирәк.

Барлык мәдәни, спорт, тамаша, гавами һәм башка массакүләм чаралар күчерелгән. Республика чараларында катнашу өчен балалар төркемнәренең һәм делегацияләренең чыгулары тыела.

Министрлык һәм яшьләр оешмалары тарафыннан онлайн-интенсив, вебинарлар, мастер-класслар үткәрәчәк. Планлаштырылган чараларның графигы яшьләр оешмаларының һәм министрлыкларның социаль челтәрләре битләрендә даими рәвештә басылып торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International