Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләрнең 300 дән артык гаризасы эшкәртелде, алар үз-үзләрен изоляцияләү режимы шартларында 8 (800) 200-34-11 кайнар линия телефоны аша ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Волонтерлар командасы (Татарстанда хәзер – 3276 кеше) өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерүдә ярдәм итәргә әзер.
Волонтерлар катгый кагыйдәләрне үтиләр. Аларның һәркайсы инструктаж үтте. Штабта волонтерлар эш планы, битлек, перчаткалар һәм антисептик алалар. Тән температурасын контрольдә тоту бара.
Штабтан чыгу алдыннан иреклеләр кулларны дезинфекцияли, перчаткалар һәм битлекләр кия.
Волонтерлык штаблары Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә дә булдырылган һәм көн саен Үзәк штаб белән хезмәттәшлек итәләр.