Өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китерүче волонтерлар карантин шартларында хәрәкәт итү өчен махсус пропусклар алачаклар

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Карантин көннәрендә өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерүдә ярдәм итүче иреклеләр эш вакытында шәһәр буйлап йөрү өчен махсус пропусклар алачак. Пропусклар бирүне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы гамәлгә ашырачак, ул регионда ирекле хәрәкәт үсешенә кураторлык итәчәк. Тиешле регламент кичә расланган.

Боерык муниципалитетларга җиткерелгән: алар хакимият органнарын яки рөхсәт документларын бирәчәк оешманы билгеләргә вәкаләтле. Шулай итеп, кирәкле пропускны муниципалитетка мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Регламент нигезендә, пропуск билгеле бер көнгә бирелә, документта бирү датасы һәм гамәлдә булу вакыты языла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International