Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы булган көннәрдә өлкән яшьтәге кешеләргә һәм риск төркеменә кергән кешеләргә ярдәм итүгә 4060 гариза теркәлгән. Шуларның 3963 е волонтерлар белән ябылган, тагын 97се эштә кала. Гаризаларның рекордлы саны-755 – 3 апрельдә теркәлгән.
Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм хроник авырулардан интегүче кешеләргә ярдәм итүче волонтерлар саны арта бара. Аларга бизнес һәм инициатив төркем вәкилләре дә кушылды. Штаблардан алынган мәгълүматларга караганда, волонтерлар сафына гражданнар кайвакыт хәтта гаиләләре белән дә керә.