"Ялгызлык хисе башка кешеләргә булышканда уза"

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган чорда волонтерлар тарафыннан көн саен 300 дән артык гариза эшкәртелә. Коронавирус инфекциясе таралу шартларында аерым төркемендә булган өлкән яшьтәге кешеләргә һәм хроник авырулардан интегүчеләргә ярдәм күрсәтелә.

Бу көннәрдә өлкәннәргә азык – төлек һәм медикаментлар китерүне гамәлгә ашыручы иреклеләр арасында  автоволонтерлар да бар. Шуларның берсе-36 яшьлек Руслан Әһлиев-шәхси эшмәкәр.

Руслан вакыт, көч һәм теләге булган барлык кешеләрне волонтерлар командасына кушылырга чакыра. «Күбебез үзләрен гадәти булмаган шартларда ялгыз хис итә, әмма бу хис еш кына син башкаларга булышкан вакытта уза. Без күп: гади кешеләр, студентлар. Үз - үзеңне изоляцияләү кирәк, бигрәк тә өлкәннәргә кирәк, һәм без бу режимны үтәсеннәр өчен мөмкинлекне тәэмин итәргә тиеш», - ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International