Көненә 400 дән артык мөрәҗәгать: Татарстанда волонтерлар өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итүләрен дәвам итәләр. Гаризалар арасында-азык-төлек сатып алу турында гына түгел, ә тормыш өчен мөһим препаратлар сатып алу турында да үтенечләр бар. Волонтерлар сафына керергә теләүчеләр саны даими арта бара, шушы көннәрдә Испания, Төркия, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Якын Көнчыгыш илләреннән 10 студент ирекле ярдәмчеләргә кушылды. Алар барысы да Россия вузларында укый һәм берничә ай дәвамында чит илгә чыкмый.