Яшь татарстанлылар социаль челтәрләрдә турыдан-туры эфирлар кысаларында республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренә сораулар бирә алачак, аларны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра. Әлеге инициатива белән Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Instagram да үз аккаунтында турыдан-туры трансляция вакытында чыгыш ясады.
Турыдан-туры эфир кысаларында Дамир Фәттахов трансляциягә кушылган яшь кешеләрнең сорауларына җавап бирде.