Креатив индустрияләр өлкәсендәге проектлар авторлары өчен Art Team Бөтенроссия конкурсына старт бирелде. Ул бөтен Россиядән мәдәни һәм креатив индустрияләр өлкәсендә идарәчеләрнең һөнәри коммунитациясен формалаштыру буенча шундый ук масштаблы проект кысаларында үткәрелә.
Конкурска гаризалар заманча креатив секторның иң актуаль юнәлешләрен чагылдыручы номинацияләр буенча кабул ителә.
Кабул итү вакыты 2020 елның 1 маена кадәр дәвам итәчәк.
Гаризалар җыю тәмамлангач, эксперт жюри 80 иң яхшы проект сайлап алачак, аларның авторлары Мәскәүдә ике көнлек белем бирү интенсивын тыңлаячак.