Сәләт "Sanak-lab" онлайн сменаларының яңа форматын ачып җибәрә

2020 елның 10 апреле, җомга

Бүген «Sanak-lab»онлайн сменаларының өр-яңа форматы старт алды. Бу - «Сәләт»Йортында гадәттә уза торган IT юнәлешләр буенча укучылар өчен кызыклы дәресләр.

Республикада килеп туган ситуациядә оештыручылар белем бирү программасын реаль вакыт режимында үткәрергә дигән уртак фикергә килделәр, ул онлайн сменада уку нәтиҗәләре буенча һәр бала теге яки бу IT - продукт: бот, стикер, 3d-модель яки әзер сайт булдырачак.

Программаның үзенә килгәндә, ул максималь дәрәҗәдә интерактив булачак. Катнашучылар үзләренә дәрес, мастер-класс яки күңелдәге уен сайлый ала. Өстәвенә, балаларга көн саен төрле мастер-класслар һәм интерактив уеннар да тәкъдим ителәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International