ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышы беренче тапкыр онлайн-форматта узачак

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

15 апрельдә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты тарихында беренче тапкыр аның утырышы, үз-үзеңне изоляцияләү режимы белән бәйле рәвештә, онлайн форматында узачак. Бүгенге көндә 90нан артык яшь парламентарий үзләренең катнашуын раслады. Аның барышын теләгән һәркем карый ала – туры трансляция YouTube сайтында оештырылачак . https://www.youtube.com/channel/UCNlWCyywJBQTFHChYeCea0Q. аннары аны язмада карарга мөмкин булачак.

Яшь парламентарийлар эшче яшьләр арасында социаль куркынычлылык мәсьәләләре һәм Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 165 статьясына үзгәрешләр кертү турында фикер алышачак. Моннан тыш, Татарстан Республикасында дистанцион укытуны оештыру сыйфаты мониторингы нәтиҗәләре дә яктыртылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International