"Сәләт җыены онлайн" беренче тапкыр 12 сәгатьлек лайв форматында узачак

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

12 сәгатьлек (9.00 дән 21.00 гә кадәр) туры эфирны 19 апрельдә «Сәләт»яшьләр хәрәкәте үткәрәчәк. "Сәләт җыены онлайн" эфиры социаль челтәрләрдә берьюлы өч мәйданчыкта узачак.

Эфир башында аудитория алдында сәламләү сүзе белән «Сәләт» проектлары җитәкчесе Эдип Элмир – Җәүдәт Сөләйманов чыгыш ясаячак. Ә аннары аудиториядә АКШ, Канада, Австралия һәм Төркиядән килгән ватандашлар белән виртуаль рәвештә мастер-классларга бару һәм аралашу мөмкинлеге булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International