Реаль вакыт режимында: ТР Яшьләр парламенты утырышы беренче тапкыр онлайн форматында узды

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Бүген ТР Яшьләр парламенты утырышында катнашучыларның игътибар үзәгендә коронавирус таралу һәм киләчәктә үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертү белән бәйле проблемалар булды. Агымдагы составның өченче утырышы тарихта беренче тапкыр онлайн режимында узды. Анда ТР Яшьләр эшләре  министры Дамир Фәттахов, ТР Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева һәм ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина катнашты.

Көн тәртибендә төп мәсьәләләр булып дистанцион мәгариф системасы эшен анализлау һәм бүгенге шартларда иң зәгыйфь социаль төркемнәрнең берсе буларак яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International