ТР Яшьләр парламенты әгъзаларының яртысыннан артыгы быел муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда катнашырга теләк белдерде. Бу хакта Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина хәбәр итте.
Нина Шимина сүзләренчә, бу ел Яшьләр парламенты өчен бик бай булачак: башта сайлаулар булачак, аннары – муниципаль яшьләр парламентларын яңарту.
«Бүген Татарстанда 1107 яшь депутат. Әмма без ышанабыз, алар күбрәк булырга мөмкин. Безнең максат – 45 муниципалитетта закон чыгару эшчәнлеге, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һ.б. юнәлешләр буенча 1500 кандидатны укыту».
Шулай ук Яшьләр парламенты әгъзаларының «Татарстанның Яшьләр командасы» дип аталган проектны эшләүләре билгеле булды. Аның максаты-сайлау алды кампанияләре кысаларында тәҗрибә уртаклашу, компетенцияләрне көчәйтү, бер-берсенә ярдәм итү өчен яшь депутатлар берләшмәсен булдыру.