12 сәгатьлек (9.00 дән 21.00 гә кадәр) туры эфирны 19 апрельдә «Сәләт»яшьләр хәрәкәте үткәрәчәк. "Сәләт җыены онлайн" эфиры социаль челтәрләрдә берьюлы өч мәйданчыкта узачак, аларга Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов та кушылачак. Аны 12 сәгатьлек лайвка кертү 12: 40ка планлаштырылган.