Хастаханәләрдә эшләүче табибларны хәзер супергерейларга тиңлиләр. Татарстан Республикасы студентлар отрядлары читтә калмады. Студентлар коронавирус эпидемиясе чорында халыкка актив ярдәм күрсәтеп кенә калмыйлар, республиканың медицина оешмаларында авырулар белән дә эшлиләр, волонтерлар белән дә шөгыльләнәләр – хастаханәгә кергәндә пациентларның температурасын үлчиләр, анамнез җыялар, кече һәм урта медицина персоналының эшен башкаралар.