Татарстанның дүрт оешмасы коммерциячел булмаган оешмалар арасында Бөтенроссия грант конкурсында җиңүче булды

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Татарстаннан дүрт оешма Россия гражданнарына патриотик тәрбия бирү буенча чаралар үткәрүгә коммерциячел булмаган оешмалар арасында грантлар конкурсында катнашу нәтиҗәләре буенча үз проектларын тормышка ашыру өчен грантлар алды.

Россия Федерациясенең 27 субъектыннан барлыгы 46 оешма җиңүче булды. Алар конкурсның грант фонды белән 46 млн сум бүлешәчәк. Коммерциячел булмаган оешмалар проектын гамәлгә ашыруга бүген үк керешергә мөмкин, аның өстендә эшне 2020 елның 15 декабренә кадәр төгәлләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International