Татарстанда волонтерлар 8349 гариза тормышка ашырганнар инде

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Волонтерлар изоляциядә утыручы өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итүләрен дәвам итәләр. Гаризалар арасында-азык-төлек сатып алу турында гына түгел, ә тормыш өчен мөһим препаратлар сатып алу турында да үтенечләр бар. Республика буенча 8405 гариза теркәлгән инде, 8349 гариза гамәлгә ашырылган,56сы эштә.

Акциягә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре дә кушылды: мәсәлән, министр урынбасары Ринат Садыйков Апас районында волонтерларга ярдәм итте һәм үз-үзеңне изоляцияләгән өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек продуктлары таратты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, районда 153 волонтер теркәлгән, алар көнгә уртача 2-3 заявка эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International