«Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары, Татарстан йолдызлары, Казан дәүләт мәдәният институты һәм ГИТИСның эстрада факультетын тәмамлаучылар карантин чорында татар һәм рус телләрендә «карантинда өйдә утырыйк» дигән роликны төшерделәр. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә аны 50 меңнән артык кеше караган инде.
Җырга шагыйрь, драматург, сценарист, «Беренче канал» һәм «Культура» телеканалларының тапшырулар мөхәррире, күп кенә популяр башкаручыларның җыр текстлары авторы Вениамин Борисов язган. Музыканы-«Голос» шоуында катнашучы, «Новая волна» конкурсы призеры, артист, композитор, саунд-продюсер Марк Юсим. Җырны рус теленнән татар теленә тәрҗемә итүне Ләйсән Хәйруллина башкарды.