COVID 19 таралышы белән бәйле катлаулы вәзгыятькә карамастан, Татарстанның яшьләр үзәкләрендә һәм лагерьларында төзелеш һәм ремонт эшләре билгеләнгән вакытка туры китереп дәвам итә.
Шулай итеп, Кама Тамагы районында «Идел» үзәк төзелеше тулы куәтенә бара, ул нульдән төзелә. Лагерь территориясендә йокы корпуслары, медицина пункты, ашханә, клуб һәм спорт мәйданчыклары урнашачак. Лагерь территориясе төзекләндереләчәк. Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков эшләрнең барышы белән танышты.
Башкарылган эшләрнең сыйфаты, расланган концепцияләргә туры килүе даими режимда күзәтелә.
Исегезгә төшерәбез, узган ел яшьләр эшләре министрлыгы 49 объектка капиталь ремонт ясаган иде. Бу максатларга республика бюджеты 1,3 млрд. сумнан артык акча юнәлдергән. Программаны тормышка ашыру кысаларында Яшьләр мохите объектларын яңарту институты булдырылды-ул яшь архитекторлар командасы, ул Татарстан яшьләре өчен актуаль һәм заманча объектлар проектлый.