Татарстан рәссамнары Рөстәм Qbic һәм Bozik «Мәдәни код» фестивалендә катнашачак. Алар белән бергә Мәскәүдән Дмитрий Аске, Артем STFNV, Степан 310 һәм Стас SHEM, Новосибирск өлкәсеннән «BrainMash» коллективы, Краснодар краеннан GOOZE ART, Амур өлкәсеннән Павел OREZ, Иркутск өлкәсеннән Василий LST һәм Санкт-Петербургтан Виктор SPLASH чыгыш ясаячак. Кичә игълан ителгән фестивальдә катнашу хокукына конкурс нәтиҗәләре әнә шундый.
Фестивальдә катнашучыларның исемнәрен «Мәдәни код» проектының эксперт советы билгеләде. Аңа Мәскәү Заманча сәнгать музее башкарма директоры Василий Церетели, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, ГХФ Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирина Плещева, «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБОның яшьләр проектлары җитәкчесе Ирина Карих, Россия Сәнгать академиясе әгъзасы, Россия рәссамы, граффитчы Александр Купалян һәм рәссамнар, граффитчылар – Филипп Дульмаченко, Rasko, Илья Робе һәм Иван Фанс керде. Конкурс 26 марттан 16 апрельгә кадәр онлайн-режимда узды.
Эксперт советы Ясмин Вәлиевка һәм Полина Илюшкинга (Татарстан Республикасы), Тимур Brazil, Павел Viruz, Максим Шахов, Михаил котлованов (Чиләбе өлкәсе), Радик Мусинга (Мәскәү), Максим Кома (Мәскәү өлкәсе) һәм «Chill Art» командасына (Ставрополь крае) ассистентлар сыйфатында катнашырга тәкъдим итте.