Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр клубларын оештыручы педагоглар өчен беренче онлайн-семинар башланды

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

22-24 апрельдә Татарстанда Zoom платформасында балалар һәм яшьләр оешмалары һәм яшүсмерләр клубларының 500 педагог-оештыручысы һәм җитәкчеләре өчен беренче онлайн-семинар уза.

Семинарда катнашучылар дистанцион укыту чорына адаптация өчен кушымталар һәм сайтлар белән эшне ничек төзергә, педагог-оештыручы эшчәнлеген оештыруга заманча карашларны өйрәнәләр. Шулай ук социаль проектлауны үзләштерәләр һәм алда торган чаралар турында фикер алышалар.

Спикерлар сыйфатында «Bubo Unicus» онлайн мәктәбенең әйдәүче белгечләре, төбәк иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре һәм активистлары чыгыш ясый. Семинар экспертларының берсе-Россия галиме, педагогика фәннәре докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе, халыкара тренер Сергей Тетерский.

Чара ахырында барлык катнашучылар да белем бирү программасын узу турында сертификат алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International