Туган тел көнендә Татарстанда #Танышрифмалар марафоны старт алды

2020 елның 26 апреле, якшәмбе

Бүген Татарстанда Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулуны билгеләп үтәләр. Аның кысаларында социаль челтәрләрдә татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва, башкорт һәм хәтта инглиз телләрендә Instagramда шигырьләр һәм җырлар язылган видеороликлар пәйда булды.

Бүген шигъри марафонга Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та кушылды. Ул Габдулла Тукайның шигырьләрен укыды, ә видеоязмасын Instagramга куйды.

«Бүген без зур һәм мөһим бәйрәмне билгеләп үтәбез. Туган тел-ул яшәргә, иҗат итәргә көч бирә торган мәдәни код. Туган тел һәм мәдәният байлыгын саклап калу һәм киләсе буыннарга җиткерү өчен, безкөчебездән килгәннең барысын да эшлибез», - дип билгеләп үтте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International