Россия парламентаризмы көнендә – 27 апрельдә-ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина мәктәп укучылары өчен онлайн-дәрес үткәрәчәк.
"Актив тормыш позициясе булган күп кенә балаларны депутат булу мәсьәләсе кызыксындырса да, барысы да яшьләр парламенты – яшь сәясәтче карьерасында беренче баскыч, дип белмиләр. Мин безнең эшчәнлегебез һәм аның ни өчен мөһим булуы, шулай ук Яшьләр парламентына кушылу өчен нәрсәдән башларга кирәклеге турында сөйләячәкмен", - дип хәбәр итте Нина Шимина.