Студентлар клубларының Милли Лигасы Татарстан активистлары белән онлайн-форматта очрашулар уздырачак

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм ресурс яшьләр үзәге ярдәме белән, федераль тренерлар берләшмәсе әгъзалары белән берлектә, студентлар клубларының Милли Лигасы Россия студентлары өчен вебинарлар сериясен башлый.

29 апрельдән 23 июньгә кадәр Россиянең 70 субъектыннан килгән студентлар өчен онлайн-семинарлар (үткәрү платформасы - Zoom мобиль кушымтасы) узачак. Аерым алганда, Татарстан активистлары өчен онлайн очрашу 29 апрельдә 11.00 сәгатьтә узачак.

Вебинарлар Россия Федерациясендә дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе кысаларында Яшьләр үзидарәсен үстерү өчен үткәрелә. Алар НЛСК аудиториясен киңәйтергә, «НЛСК» мобиль кушымтасын популярлаштырырга, фикердәшләр эзләү, студентларның шәхси үсеше һәм үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре булдырырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International