Рөстәм Миңнеханов "Ярдәм янәшә"республика хәрәкәтен оештыру инициативасын хуплады

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катлаулы эпидемиологик хәл вакытында халыкка социаль ярдәм күрсәтүче активистлар белән очрашты һәм «Ярдәм янәшә» республика хәрәкәтен оештыру инициативасын хуплады. Рөстәм Миңнеханов хәрәкәт активистларын эш өчен кирәкле ресурслар белән тәэмин итәргә кушты һәм очрашуда катнашучыларны, ярдәм алучыларның конкрет ихтыяҗларын исәпкә алып, мөмкин кадәр адреслы эш итәргә өндәде.
Халыкка кирәкле ярдәм чаралары турында Президентка Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда волонтерлар үз-үзләрен изоляцияләгән өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итүләрен дәвам итәләр. Республика буенча 9540 гариза теркәлгән.
"Ярдәм янәшә" республика массакүләм хәрәкәте оештырыла. Янәшәдә ярдәм!» бүген авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен иҗтимагый оешмалар, иреклеләр, бизнес һәм хакимият тырышлыкларын берләштерәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International