Изоляциядән соң тормыш (COVID): Дамир Фәттахов, Фәрит Габделганиев һәм Татарстан министрлыклары вәкилләре яшь эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү турында фикер алыштылар

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Яшьләр эшләре министрлыгында «14••30» форматындагы чираттагы онлайн-очрашу узды, аны ZOOM платформасында үткәрделәр. Эфирда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм Фонды генераль директоры урынбасары Сергей Горбачев, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова катнашты. Турыдан-туры эфирда экспертларга үзмәшгульлекләре булган яшь эшкуарлар сорауларын бирә алдылар, аларны үз бизнесларының киләчәк язмышы борчый. Очрашуның трансляциясе шулай ук YouTube та алып барылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International