Татарстанда волонтерлар үз-үзләрен изоляцияләгән өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итүләрен дәвам итәләр. Махсус режимны гамәлгә керткәннән соң узган вакыт эчендә 10 мең килограммнан артык азык-төлек китерелгән инде. Гаризалар арасында шулай ук тормыш өчен мөһим булган препаратларны китерү турындагы үтенечләр дә бар.
Волонтерлар көненә 300-дән артык чыгу ясый. Республика буенча бүгенге көндә 10047 гариза теркәлгән. Бер волонтер көн эчендә уртача биш заявка башкара, ә бер чыгу өчен бер сәгатьтән алып ярымга кадәр акча сарыф итә.
Волонтерлар сафына керергә теләүчеләр саны даими рәвештә арта.