Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык тарафыннан оештырылган грант конкурслары нәтиҗәләре буенча Татарстан проектлары 55 миллион сумнан артык акча алды. Үз проектларын тәкъдим иткән 22 физик зат проектын гамәлгә ашыруга 18 миллион 830 мең сум акча тотачак. Исегезгә төшерәбез, конкурска гаризалар 2 марттан 8 апрельгә кадәр «Россия яшьләре» автоматлаштырылган системасы аша читтән торып кабул ителде. Беренче тапкыр бәйге Россия Федерациясенең яшь гражданнары өчен дә (14-30 яшь), шулай ук югары уку йортлары өчен дә уздырылды. Физик затлар арасында конкурста Россия Федерациясенең 84 субъектыннан 1 110 проект җиңүче дип табылды. Аларны тормышка ашыру өчен 151 059 000 сум акча биреләчәк. Югары уку йортлары арасында үткәрелгән конкурста РФ 67 субъектыннан 177 вуздан 377 проект җиңүче булды. Әлеге проектларны тормышка ашыруга бүлеп бирелгән акчаларның гомуми суммасы 900 000 000 сум тәшкил итте.