Татарстанның эшләүче яшьләре «Наше время - Безнең заман» фестиваленә онлайн режимда әзерләнә

2020 елның 1 мае, җомга

«Наше время - Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза.

Фестивальнең сайлап алу этаплары 2020 елның октябреннән ноябрьгә кадәр узачак һәм Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләрендә 4 зона сайлап алу этабын, суперфинал һәм гала-концертны үз эченә алачак. Фестиваль дирекциясендә хәбәр итүләренчә, катнашу өчен гаризалар 2020 елның 25 сентябренә кадәр тапшырылырга тиеш.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International