Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Җиңү волонтерларының Татарстан бүлеге «ветераннарга баш иябез» республика акциясен башлап җибәрде. Җирле штаблар, мәктәп отрядлары координаторлары һәм Җиңү волонтерлары бөтен республикадан кадерле ветераннарыбыз өчен видео-котлау яздылар.
Һәр теләгән кеше, үз видеосын бастырып акциягә кушыла ала.
Шулай итеп, республика халкы ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына хис-тойгылар бүләк итә, яшьләрнең алар турында хәтерләвен күрсәтә алачак.