Бүген Татарстанның Җиңү волонтерлары "Ветеранны телефоннан котла" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Аның кысаларында ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйлар. Волонтерлар ветераннар турында биографик белешмәләрне өйрәнәләр һәм исемле котлаулар әзерлиләр. Моннан тыш, аларның һәркайсына барып, бүләк җыелмалары һәм Җиңү хатлары тапшыру планлаштырыла.