Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов «Георгий тасмасы»акциясенә кушылды. Быел коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә ул онлайн-форматта уза.
"Георгий тасмасы-ул безне берләштерә торган символ. Ул Җиңүнең нинди кыйммәтләр белән ирешүе турында искә төшерә. Быел, 9 майга, кызганычка каршы, без тыныч Җирдә яшәүче ветераннарны шәхсән котлый алмыйбыз», – диде Дамир Фәттахов.
«Георгий тасмасы» акциясендә һәр теләгән кеше катнаша ала.