Быел 9 майда массакүләм чараларсыз узачак. Мондый чара халыкны Covid-19 коронавирусыннан якларга тиеш. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар оештыру турында матбугат конференциясендә ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлеева билгеләп үткәнчә, Татарстанда бәйрәм концерты һәм салюты телевидение аша трансляцияләнәчәк, ә калган чаралар онлайн режимда узачак.