Сугыш турында шигырьләр укыйбыз: Татарстан яшьләре үз ата-бабаларының батырлыгы турында сөйләде

2020 елның 8 мае, җомга

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлап, татарстанлылар «Шигырьләрдә сугыш»проектында катнаштылар. Бу-үз тормышлары бәрабәренә Җиңүгә үз өлешләрен керткәннәр истәлегенә шигырьләр уку марафоны.

Проект Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга үзенә күрә «виртуаль һәйкәл» булды. Аны башлап җибәрү инициативасы белән «Курс» һәм «Ватан «берләшмәсе»яшьләр иҗтимагый оешмалары чыкты.

Акциягә теләгән һәркем кушыла ала. Моның өчен видеога яки аудио укуга сугыш турында шигырьләр язарга һәм бу язманы социаль челтәрләрдә хештэг #войнавстихах.

Акциядә ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов катнашты. «Безгә сугыш турындагы истәлекне саклап калу бик мөһим. Тыныч вакытта яшәгәндә, без, әлбәттә, катнашучыларга нәрсә аша узарга туры килүен күз алдына да китерә алмыйбыз. Әмма минем уйлавымча, әдәбиятны өйрәнү, шул чор турында шигырьләр уку безнең барыбыз өчен дә мөһим булган вакытны яхшырак тоярга ярдәм итә", - дип билгеләп үтте министр.

Инициативага шулай ук «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреаты Иван Шуваров, «Җиңү волонтерлары» төбәк штабы әгъзасы Динара Ибраһимова, 18-нче гимназиянең 9-нчы сыйныф укучысы юнармеец Антон Норкин һәм «Голос» музыкаль телевизион тамашасы финалисты, ТР атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International