Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты ТР сәламәтлек саклау министрлыгына коронавирус белән авыручы кешеләр белән эшләүче табибларга үз фотографияләрен саклагыч костюмга беркетергә тәкъдим итте.
Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина сүзләренә караганда, хастаханәләр стационарларында дәваланучы яшь әниләр белән сөйләшкәндә, балаларның битлекләрдә табиблардан куркуы проблемасы да кузгатылган.