Татарстанда яшьләр лидерлары социаль ипотека программасы буенча торак алырга мөмкин

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Татарстанның яшьләр проектлары һәм программалары лидерлары һәм активистлары социаль ипотека программасы буенча торак алуга конкурста катнаша ала. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре  министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Руфат Кыямов һәм ТР яшьләр торак фондының башкарма директоры Камолид Бобохонов сөйләде.

Мондый конкурс, беренче чиратта, Татарстан Республикасының яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда актив катнашучы студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр һәм белгечләр, авыл һәм эшләүче яшьләр вәкилләренең торак шартларын яхшырту өчен үткәрелә.

Гаризалар Татарстан Республикасында даими яшәү урыны буенча теркәлгән 18 яшьтән 30 яшькә кадәр (яшь галимнәр – 35 яшькә кадәр), торак хокуклары объектларында гаиләнең бер әгъзасына гомуми мәйданы 18 квадрат метрдан ким булган гомуми мәйданы белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе булган кешеләр бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International