Кама Тамагы районында «Идел» балалар лагере төзелеше 75% ка төгәлләнгән%

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Инновацияләр программасы буенча эш кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Кама Тамагы районындагы «Идел» балалар сәламәтләндерү лагерендә күчмә киңәшмә уздырды. 

Министр территорияне карап чыкты һәм төзелеш барышы белән танышты.

«Җәй – балаларга» республика программасы кысаларында «Идел» лагере төзелешенә 230 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шуның аркасында биредә йокы корпуслары, медицина пункты, ашханә, клуб һәм склад төзелгән инде. Лагерь территориясе төзекләндереләчәк, спорт мәйданчыклары төзеләчәк. Төзелеш эшләре 75% ка төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International