Татарстанлылар Җиңүнең 75 еллыгына багышланган кыска хикәяләр конкурсында катнаша ала

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Storyteller әдәби онлайн-ресурсы татарстанлыларны Бөек Ватан сугышы вакытында фронтларда һәм тылда ата-бабаларының батырлыгы турында сөйләргә һәм акчалата призлар отарга чакырды. Бөек Җиңү темасына кыска хикәяләр конкурска 2020 елның 30 маена кадәр кабул ителә.

"Конкурска нигез итеп халкыбызның Бөек Ватан сугышында сугышчан һәм хезмәт батырлыгы алыначак әсәрләр кабул ителә", - дип билгеләп үтә оештыручылар.

Конкурста катнашу бушлай. 10 мең билгегә кадәр булган әсәрне чын исеме астында да, әдәби тәхәллүсе астында да бастырырга мөмкин. Конкурста җиңүче 5 мең сум күләмендә приз алачак. Икенче урынга ия булучыларны 3 мең сум бүләкләячәкләр, ә өченче урынны алучыга 1 мең сум акча биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International