Татарстанда 31 майга кадәр «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»ярдәмче программасында 2021 елда катнашу өчен яшь гаиләләр исемлеге төзелә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елга Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча дәүләт программасын федераль финанслашу күләмен арттыру хупланган: Татарстан бу максатларга 13,3 млн сум алачак – 2019 ел белән чагыштырганда (7,7 млн) ике тапкыр күбрәк. Шул ук вакытта республика программаны тормышка ашыру өчен тагын 50 млн сум бүлеп бирәчәк.