Татарстанда әйдаманнарны һөнәри әзерләү буенча республика мәктәбе уза

2020 елның 22 мае, җомга

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Корпоратив университеты платформасында онлайн-режимда әйдаманнарны һөнәри әзерләү буенча республика мәктәбе уза. Укуларны «Җәй» республика үзәге һәм «Ял»шәһәр үзәге оештырды.

Курсның консультантлары шулай ук Роспотребнадзор вәкилләре һәм психологик хезмәтләр хезмәткәрләре булды. Курс катнашучылары уңайлы вакытта видеолекцияләр карый, уку материаллары белән таныша, тематик вебинарларда катнаша, тест уза һәм экспертларга сораулар бирә алалар.

Курсны 150 кеше тыңлады. Шуларның 120се йомгаклау аттестациясенә кертелгән. Курс кысаларында алар вожатый эшчәнлегенең психологик-педагогик нигезләре, вакытлыча балалар коллективы белән эшләү, социаль-психологик компонентлар, уен техникасы, физкультура-сәламәтләндерү эшчәнлеге кебек темалар буенча белемнәрен яңарттылар. Аттестация узганнан соң мәктәп тыңлаучылары әйдаманнар дипломнары белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International