Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында яшьләр сәясәте объектларын капиталь ремонтлау һәм яңарту программасына кертелгән яшьләр үзәкләре концепцияләрен яклау башланды. Презентацияләр министр Дамир Фәттахов һәм районнарның яшьләр эшләре буенча бүлек вәкилләре, архитекторлар һәм учреждениеләр директорлары катнашында уза.
Быел программага 5 яшьләр үзәге кертелгән. Бүген Яр Чаллы, Яшел Үзән, Минзәлә үз проектларын тәкъдим иттеләр.