Дамир Фәттахов Татарстанның эшләүче яшьләрнең инициативасын хуплады

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләүче яшьләрнең потенциалын тормышка ашыруга багышланган очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министры Дамир Фәттахов, аның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм оешмаларның яшьләр берлеге рәисе Айдар Сәгыйтдинов һәм Россия яшьләр берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Элькин Искәндәров катнашты.

Очрашуда катнашучылар министрга Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр берләшмәләре белгечләре һәм лидерлары катнашындагы чаралар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International