Татарча беләсеңме? ТР Яшьләр парламенты Instagram да татар телен белү дәрәҗәсен тикшерергә тиешле битлек ачты

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

ТАССР йөз еллыгы уңаеннан ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты социаль челтәрләрдә кулланучыларда татар телен белү дәрәҗәсен тикшерергә тиешле битлек ачты. Битлек белән беренче көн эчендә аңа Instagramда 172 меңнән артык тапкыр кулланганнар, ә карау саны 1,3 миллионнан артып киткән.

Эстафетаны инде татар эстрадасы йолдызлары һәм популяр блогерлар да кабул итте. Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина сүзләренә караганда, аларның максаты-татар телен популярлаштыру һәм аның нинди яңгыравыклы, тулы һәм төрле булуын күрсәтү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International