Яшьләр эшләре министрлыгы "Яшь гаилә үрнәгендә яшьләрнең социаль хәле" дигән тикшеренү үткәрде

2020 елның 29 мае, җомга

Яшь гаиләләр белән эшләүдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы социологик тикшеренүләр нәтиҗәләренә таяна. Татарстанның 18-30 яшьлек 150 яшь гаиләсе катнашкан сынау тикшеренүләре нәтиҗәләре алдагы көнне билгеле булды.

Тикшеренүләрнең фәнни җитәкчеләре – Раушания Зинурова һәм Андрей Тузиков-социология фәннәре докторлары, профессорлар. Аларны өйрәнү предметы кризис күренешләре һәм иҗтимагый трансформация контекстында яшь кешеләрнең социаль хәле булды.

Сораштырылучыларның 60% тан аз гына кимрәк балалары бар, 50% тан артык яшь гаиләнең бала тууны планлаштыра. Димәк, яшь гаиләләр беренче генә түгел, ә аннан соңгы балалар тууга да әзер. Табыш дәрәҗәсе турында сөйләсәк, респондентларның күпчелеге кирәкле кием-салым (71,1%) һәм азык-төлек (77,5%) сатып алу өчен җитәрлек, әмма эре сатып алулар өчен җитәрлек түгел, дип билгеләп үтте. Сораштырылучыларның 33,1% ы – фатир, 22,5% ы – бакча участогы, 47,9% ы автомобиль сатып алуны мөмкин дип саный. Сораштырылучыларның яртысы гына алар өчен туры килә торган эшкә ия булу белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International