Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләрне "Коррупциягә каршы" конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурс коррупциягә каршы агартуга, җәмгыятьтә коррупциягә карата түзеп торучан мөнәсәбәт булдыруга, прокуратура органнарына һәм коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә эшчәнлек алып баручы башка дәүләт органнарына ышанычны ныгытуга, алар үткәрә торган эшкә уңай мөнәсәбәт булдыруга юнәлтелгән.