Балаларны яклау көнендә, 1 июньдә, «Татарстан балалары» республика видеороликлар конкурсы старт алды.
Конкурста катнашучылар уңай медиаконтент булдырачак, ә финалда Эксперт советы 10 җиңүчене билгеләячәк, алар 10000 сум күләмендә акчалата премия алачак.
Конкурс өч этапта узачак: башта гаризалар һәм конкурс эшләрен кабул итү, тәкъдим ителгән видеоматериалларны карау һәм сайлап алу (2020 елның 1 июненнән 15 июленә кадәр). Аннары нәтиҗәләр ясалачак, Эксперт советы эшләрне бәяләячәк һәм конкурска йомгак ясаячак. (2020 елның 15 июленнән 30 июленә кадәр), шуннан соң сентябрьдә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү булачак.
Конкурста 8-17 яшьләрдәге (шул исәптән индивидуаль һәм иҗади төркемнәр составында) физик затлар катнаша ала.