Бүгенге көннән һәм 15 июньгә кадәр Казанда барлык теләүчеләр кан бирә алалар. Акциядә беренчеләрдән булып ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов катнашты: бүген иртән ул Республика кан үзәгендә кан тапшырды.
"Донор акцияләре-һәр кеше диярлек ярдәм итә алганын күрсәтүнең бик ачык ысулы,чөнки һәр шундый гамәл артында кемнеңдер коткарылган гомере булырга мөмкин. Мондый акцияләрнең еш кына нәкъ менә яшь кешеләр оештыруы мөһим – аларда чит кешенең бәлагә катнашы, ярдәм итәргә омтылу, битарафлык хисләре формалаша. Шуңа күрә без һәрвакыт моңа ярдәм итәчәкбез, шул исәптән үз үрнәгебез белән дә», - дип шәрехләде Дамир Фәттахов.