Бүген, 9 июньдә, Халыкара дуслар көнендә, Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрлыгы Instagramда дуслыкка багышланган флешмоб башлап җибәрде. Анда катнашу өчен якын дустыгыз белән фотога төшәргә, аның белән дуслык һәм эстафетаны алга таба да тапшырырга кирәк.