Казанда ОИС илләренең Яшь эшмәкәрләр форумы ачылды

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Онлайн режимында Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VI Казан яшь эшмәкәрләр форумы уза. Ул бүген старт алды һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Форумда IT өлкәсендә стартапларны гамәлгә ашыру өчен яңа бизнес-контактлар һәм инвестицияләр табу белән кызыксынган иң яхшы проектлар авторлары катнаша.

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның халыкара эшчәнлек бүлеге башлыгы Татьяна Селиверстова, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр форумының Евразия бүлеге җитәкчесе Эльмаддин Мәһдиев катнашты.

Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Халыкара тормышның төп мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең традицион партнеры булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International